МБГББУ "Сарман гимназиясе" сайты
Бүлекләр

Бүлекчәләр
Эшкәртмәләр [28]
Гимназиябез газетасы [8]
Газеталар

Нәни -чат

Сораштыру
Безнең сайтка бәя куегыз
Всего ответов: 68

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Эшкәртмәләр

“ Дуслык йорты”
06.02.2014, 08:18
Тема: " Дуслык йорты”
Максат:
•    Дуслык турында күзаллауны булдыру.
•    Ихтирамлылык, тугрылык, татулык үзара ярдәмчеллек кебек уңай кешелекле әхлаки сыйфатларны формалаштыру.
•    Үзеңдә кимчелекләрне күрә белергә өйрәтү.
•    Дуслар белән аралашканда түземлек,төгәллек күнекмәләрен булдыру.
•    Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Җиһазлау: И.А.Крылов"Аккош,Чуртан һәм Кысла"мәсәленә иллюстрация, мәкалләр, музыкаль язмалар, "Өч кыз” әкияте, Л.Н.Толстой "Ике дус” мәсәле, компьютер, презентация,"Дустыңны беләсеңме?”уены өчен микрофон,туп,картоннан ясалган чәчәкләр,плакатлар.                                   
(С.1)        I. Оештыру өлеше.     (  Кояш рәсеме.)
 Укытучы.    Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!
Укучылар, бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез кунаклар белән исәнләшик. Матур итеп утырыгыз, әңгәмәбезне башлыйбыз.
 (Ишек ачыла. Этешә - төртешә бер малай һәм кыз керә.)
Малай: мин беренче керәм, кит әле.
Кыз: кит әле, бармакны кыстың.
Малай: син   минем   аякка   бастың. (Елый –елый укытучыга әләкләшәләр).
-    Ул минем аякка басты.
-    Ул минем кулны кысты.
Укытучы.Укучылар  нәрсә  булды?  Я,  тынычланыгыз әле. Илшат, Раилә күрегез әле, безгә күпме кунак килгән!
Укучылар ,бу бик ямьсез күренеш булды бит әле. Әйдә  Илшат, Раилә бер берегездән гафу үтенегез дә, тыныч кына урыннарга утырыгыз.
Малай: мин гаепле түгел, ул гафу үтенсен.
Кыз: юк, син гаепле.
  Укытучы. Тынычландык. Укучылар, Илшат һәм Раилә ишектән дөрес керделәрме? Сез ничек уйлыйсыз?  (Исәнләшмәделәр, ...).
Укытучы. Ә  сез класска  ничек керер идегез?  Кемнәр Илшат белән Раиләнең хаталарын төзәтә?
(Ишек шакыйлар.)  Гафу итегез, Гөлшт Харисовна,безнең автобус соңга калган иде, керергә мөмкинме?..Рәхим ит, Гөлшат.
-     Рәхмәт, Рамазан.
   (Бергә.)      Исәнмесез, хәерле көн!
Укытучы. Рәхмәт,  укучылар . Утырыгыз.
  Менә укучылар,  сезгә  ике  күренеш.  Сезгә  кайсы күренеш ошады?
(Икенчесе. Соңга калгач рөхсәт сорадылар. Исәнләшеп керделәр.
Малайлар кызларга юл бирергә тиеш. Урыннарына дус килеп утырдылар. Икесе дә дәрес тыңларга әзер…)
Укытучы. Ә   беренче  күренештә сезгә   тагы нәрсә ошамады?
(Кәефләре бетте, күңелләре төште, дуслыклары бетте…).
Укытучы. Шулай   итеп,   беренче   очракта   кем   гаепле булды инде? Кем гафу үтенергә тиеш?
Илшат: Раилә гафу ит, гаеп миндә булган.
Раилә:  Әйдә, дус булыйк (бер - берсенә кул бирәләр).
II.Укытучы: Укучылар,без бүген сезнең белән дуслык турында сөйләшербез.
(С.2)   Дуслык – ул бик кыйммәтле язмыш бүләге.
 Дуслык безгә укырга, эшләргә, бер - беребез белән аралашып яшәргә ярдәм итә.  Кешегә дусларсыз яшәү мөмкин түгел.
(С.2) Дустың булу – зур байлык.
 Сез яңа  гына  кыз  белән  малай  дуслыгын  карап киттегез.
      Кайвакыт шундый очраклар да була. Я ручка, я дәфтәр...    өйдә    онытылып    кала.    Бу    очракта нишләргә?(Дәрес       башланганчы,       иптәшләреңнән       яки укытучыдан   кирәк  әйбереңне   сорап  торырга мөмкин...)
Укытучы. Әйе, без бер - беребезгә юл куярга, ярдәм итәргә, кирәк вакытта матур телебезне бер – беребезгә кызганмаска   тиеш.
Инде күңелсезлек килеп чыкса, гафу үтенергә кирәк.
(С.3)  Тәмле телле булу, кешегә   яхшылык   эшләү,   ярдәм   итү   -  алар кешене матурлаучы күркәм сыйфатлар.
     (С.4)  Ә хәзер укучылар менә бу рәсемгә карагыз әле. Сезгә таныш әсәрдәнме бу рәсем?  Кем әйтә?
   Укучы:  «Аккош, Чуртан һәм Кысла» мәсәле.
Укытучы. Кем язган бу мәсәлне?
Укучы.  Бөек рус мәсәлчесе Иван Андреевич Крылов.
Укытучы. Кем мәсәлне кыскача искә төшерә?
Укучы: (Аккош,  Чуртан  һәм  Кысла  суда  яшәгәннәр. Алар  юлда  арба  күргәннәр  һәм  аны  тартып чыгарырга уйлаганнар. Җитез, үзсүзле Аккош арбаны һавага тарткан; кире, үзсүзле Чуртан арбаның   кырыннан   сөйрәп   суга  төшермәкче булган.    Ә    акрын кыймылдаучы,    мыштым Кысла артка таба сөйрәгән. Ләкин арба урыннан да кузгалмаган).
Укытучы. .  Ни өчен арбаны тартып чыгара алмыйлар?
(Дус булмыйлар, бердәм түгел...)
 Укытучы.  Ә ничек тартсаң, арба урыныннан кузгалыр иде.
  (Дус, бердәм эшләсәләр, арбаны алга тартсалар...)
 Укытучы.Укучылар, кайсы   рус  халык   әкиятендә дуслык,   бердәмлек җиңеп чыга?
(С.5)        Укучы:  («Шалкан»  әкиятендә.) ( Ни өчен?)
 Укытучы. Ә хәзер укучылар мин сезне  бер хикәя белән таныштырып китәсем килә, игътибар белән тыңлагыз әле.
      "....Кәримнең ике дусты бар иде: Марат белән Шамил. Бөтен кеше аларны кызык итеп "өч мушкетёр” дип йөртәләр иде. Алар беренче сыйныфтан ук дуслаштылар. Күп әйберләре уртак, өчесе бергә спортзалга тренировкага йөрделәр, "АК Барс” командасының җиңүен дә бергә теләделәр, дәресләрен дә бергә карадылар,бергә уйнадылар.  Әмма 3 нче сыйныфта аларның дуслыклары нишләптер  җимерелде . Кәрим ике дусты арасыннан кемне сайларга, кем белән дуслашырга белмәде: Марат беләнме, әллә Шамил беләнме?
      Марат белән һәрвакыт күңелле, җиңел һәм кызык иде. Әти-әниләре аңа кесә чыгымнары өчен гел акча бирәләр иде. Марат шул акчаларга уен автоматларында ,компьютерда уйнады. Ул һәрвакыт Кәримне дә үзе белән уйнарга чакыра  һәм икесе өчен дә акча түләп тора иде. Хәтта туңдырма белән дә сыйлады. Кайбер вакытларда алар икәүләшеп мәктәпкә барасы  урында,укучылар дәрестә тырышып-тырышып  укыганда, әти- әниләренә сиздермәскә тырышып уен автоматында,компьютерда уйныйлар иде.  Маратның өендә гел иң яңа компьютер уеннары, иң соңгы музыкаль дисклар,планшит бар иде.  Бер сүз белән әйткәндә, Марат бик текә Һәм бай яшәгәннәренә горурлана иде. Шуңа күрә  Кәрим аңа ошарга тырыша иде.
        Ә Шамил белән алар хәзер бик сирәк очраштылар. Шамил спортзалга йөрүен дәвам итте, хәзер бары тик спорт нәтиҗәләре турында гына сөйләште,тырышып укыды.. Аның башында күп төрле  киләчәккә планнар  иде.Ләкин ул Кәрим өчен бик борчылды.Ул аны дәрес калдырганы, спортны ташлаганы һәм дуслар сайлый белмәгәне өчен орышты.
      Менә ни өчен Кәримгә ике иптәше арасыннан яңа дус сайлау ихтияҗы туды. Маратмы, әллә инде Шамилме?
 Укытучы. Сез ничек уйлыйсыз, үзенә дус итеп Кәрим кайсын сайларга тиеш? Аларның кайсысы чын дус, ә кайсысы ялган дус?
( Фикерләр тыңлана.)
 Укытучы. Без төрле фикерләр ишеттек. Әмма миндә бер сорау туды:
-    Бу өч малайны дуслар дип әйтеп буламы?
-    Чын дуслык нинди булырга тиеш?
Моны ачыклар өчен  без бер уен уйнап алырбыз. Мин кемгә туп бирәм, ул "Дус – ул шундый...” җөмләсен дәвам итәргә тиеш.
(-Авыр минутларда тыңлый белгән.
 -Берсе дә аңламаган вакытта, сине аңлаучы.
  -Синең бөтен кимчелекләреңнән көлмәүче.
  -  Сине алдамаучы.
 - Сиңа ошамаса да, һәрвакыт дөресен әйтүче...)
Укытучы.   Кулларыгызны күтәрегез әле, кемнең шундый дус табасы килә? (балалар кулларын күтәрәләр )Бәлкем, кемдер инде шундый дустын тапкандыр?

III. Интервью "Үзеңнең дустың турында сөйлә”
Укытучы. Укучылар,безнең класска репортер килде.  Рәхим итегез, ...
Репортёр. Исәнмесез кунаклар,укучылар.!Мин район газетасыннан килгән идем. Без дуслык турында газетка материаллар туплыйбыз.  Минем сезнең дусларыгыз турында язасым килә. Үзегезнең дустыгыз турында сөйләгез әле.
 - Синең дустың бармы?
- Сиңа дустыңның кайсы яклары ошый?
     (1. Мин (...) белән дус. Ул күп укый, аның белән бик кызык.
2.Мин (...) белән дус. Безне уртак кызыксынулар һәм мавыгулар бәйли.
3.  Мин (...) белән дус. Без аның белән әле балалар бакчасына йөргәгдә үк дуслаштык. Безнең әти-әниләр дә дус...)

(С.6) Укытучы. Рәхмәт укучылар. Ә хәзер бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның "Ике иптәш” мәсәлен тынлап китик әле. Рәхим итегез,укучылар!   ( Урман буйлап ике дус бара иде. Алар каршына бер аю килеп чыга.Берсе аюдан качып агач өстенә менеп утыра, ә икенчесе юлда кала. Ул кая барырга белмичә юлга сузылып ята һәм үлгән булып кылана. Аю аның янына килә дә аны исни башлый. Икенче малай куркуыннан сула-
мый. Аю исә аның битеннән иснәп карый да үлгән дип китеп бара.
Ә аю киткәч беренче малай агачтан төшә дә көлә башлый:
- " Синең колагыңа аю нәрсә әйтте”- ди.
-Икенче малай әйтә: " Аю миңа әшәке кешеләр куркыныч булганда иптәшен ташлап кача”- диде.)
Укытучы. Сез бу малайлар турында нәрсә әйтә аласыз? Ике малай чын дус булганнармы?
(С.7)            "Авырлык килгәндә иптәшеңне ташлам.

IV. Проблемалы ситуацияне бәяләү. Мәкальне туры китер.
      Укытучы.  Дусны табырга була, әмма югалтуы бик җиңел.  Күп кенә мәкальләрдә дуслык һәм аны саклап калу турында әйтелә.
 (С.8 )  Укучылар,экранда өч мәкаль язылган.
 Мин хәзер берничә күренеш сурәтлим, ә сез күренеш буенча үз фикерегезне әйтергә Һәм туры килгән мәкальне табарга тиеш буласыз.
      №1 күренеш. Сез спортзалдан тренировкадан кайттыгыз, һәм арудан аяктан егылырлык хәлдә, ашыйсыгыз килә. Әмма шул вакыт сезгә дустыгыз шалтырата һәм ярдәм сорый. Аңа авыр компьютер мониторын мастерскойга алып барырга кирәк. Сез нишләр идегез? (Алып барырга булышам "Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә”)

     №2 күренеш. Сез болында футбол уйнадыгыз. Синең дустың кулын сындырды. Син нишләр идең? (Аны өенә озатып куям, врач чакырам.
"Дус кайгыда сынала”)
                 
     №3 күренеш. Дустың сине кыерсытты. Әмма соңыннан сезнең дуслыкны кире кайтарырга уйлап, кыйммәтле бүләк тәкъдим итте. (Бүләкне кабул итмим " Дуслыкны акчага сатып алып булмый.”)

 V.   Гаилә дуслыгы.
Укытучы.Рәхмәт,укучылар. Ә бит укучылар тормышта, сыйныфтагы дуслык белән рәттән гаилә дуслыгы, бердәмлеге дә бик кирәк. Тату, дус гаиләдәге укучылар гына тәртипле, кешене хөрмәт итә торган, ярдәмчел, дус, тату үсәләр.Ә гаилә дуслыгын сез ничек аңлыйсыз?( Әти-әни дуслыгы, ...)
                                     
Укытучы.Ә хэзер экраннан" Өч кыз”әкиятен карап китәрбез.
(C.9  )Укучылар бу гаиләдә кемнәрне чын дус дип әйтеп була?
Ни өчен өченче кыз гомере буе рәхәт яшәгән?..
Ни өчен әни иң якын дус диләр? (Әни һәрвакыт игьтибар белән тыңлый, сине аңлый белә...)
Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Әйе, сез барыгыз да дус - тату гаиләдә тәрбияләнүче укучылар дип беләм. Әйдәгез әле дуслыкның зур көч икәнен күрсәтә торган бер уен уйнап алыйк. Менә бу кирпеч. Урамда җирдә аунап яткан кирпечләр чүп кебек күренәләр. Ә менә кемнеңдер кулында кирпечләр өйгә дә әйләнергә мөмкин. Без дә сезнең белән дуслык йортыбызны өеп карыйк. Ләкин безнең стенабыз гади түгел, ә тылсымлы. Бер генә кешегә өй төзүе бик авыр. Без күмәкләшеп, бергәләп төзеп карыйк. Бәлки безгә кунаклар да ярдәм итәр. Без дуслык, бердәмлек турында мәкальләрне искә төшерик. Мин мәкальнең башын әйтәм, ә сез икенче яртысын уйлагыз. Кем белә, шул дуслык йортыбызны төзүдә катнаша. Ә өйне кайдан төзи башлыйлар? (Нигездән).Йортның ,чын дуслыкның  нигезе   нык   булырга   тиеш.   Игътибар белән тыңлагыз. (Дөрес җавап биргән укучы кирпечне тактага беркетә )
1.    Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
2.    Ялгыз агачны җил сындыра.
3.    Күмәк күтәрсә, күлне күчерә.
4.    Дустың булмаса эзлә, тапсаң - югалтма.
5.    Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
6.    Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
7.    Берлектә - көч, татулыкта - бәрәкәт.
8.    Тату туганнар таштан койма койганнар.
9.    Туганнарның татулыгы, байлыктан артык.
10 .Дусларыңны    рәнҗетсәң,  дошманнарың куаныр.
11.Дуслыкта - көч.
Менә безнең дуслык йортыбыз өелеп бетте. Бу йорт күңел җылысын биреп, дус, тату, бердәм эшләгәнгә генә төзелде. Өебезнең нигезе һәм безнең дуслыгыбыз нык булсын!
 (С.10.)   VI. Укучылар: "Дуслык – ул  эчкерсез, ныклы бәйлелек”-ди Владимир Иванович Даль үзенең данлыклы толковый словарендә . Ул дуслыкка шундый билгеләмә бирә. Танылган галим беренче урынга эчкерсез сүзен тик томалга гына куймый. Син кеше белән нинди дә булса файда өчен түгел, ә ул кеше сиңа якын булган өчен дуслашасың. Аның кызыксынулары, карашлары, эчке дөньясы  якын булган өчен. Хәзер,чыннан да, кайбер кешеләр үзләренә дусларын киеменә карап: баерак, модалы киенә торганын сайлый. Әмма чын дусларны алар шулай да таба алмыйлар. Ә дусларсыз кеше бәхетле була алмый.  Моның өчен беренче чиратта үзеңә тәртипле булырга, көчсезләрне якларга, өлкәннәргә ярдәм итәргә. Күңелең керсез, эчке дөньяң чиста булырга тиеш. Бары тик тәртипле кешенең генә чын,  ышанычлы,  гомерлек дуслары  була ала.
Ә хәзер сүзне ...бирик .
                «Дусларың гына булсын” шигыре
1.    Егылсаң торып була,
Торсаң йөгереп була,
Йөгерсәң җитеп була-
Дусларың гына булсын!
2.    Сөйләшеп, уйнап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаярып - көлеп була-
Дусларың гына булсын!
3.Күңелле яшәп була,
Үсеп һәм ныгып була -
Дусларың гына булсын!       
VII. Йомгаклау.
Укытучы.Укучылар, без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек? (Дуслык турында).
Укытучы. Дуслык кайдан башлана? (Гаиләдән,үзеңнең иптәшләрең  арасыннан...)
Укытучы. Шулай итеп укучылар,Чын дус нинди була ? (С.11)   (Экранда  сүзләр сорауга туры килсә, кул чабу)
Ә хәзер укучылар, менә бу дуслык чәчәгенә узегезнең куңелегезгә ошаган дуслык кагыйдәләрен язып куегыз Һәм бервакытта да исегездән чыгармагыз!  (Экранда)
(С.12)   Укытучы . Әйе, яхшы дус белән шатлыкны да  уртаклашасың, кайгыны да җиңел кичерәсең. (Экранда)
( С.13)  Укытучы.  Дуслыкны саклагыз!
 
Ә    хәзер укучылар,  хөрмәтле кунаклар, үзебезнең  " Дуслык җыры.” белән сыйныф  сәгатен тәмамлыйбыз.
     Чын дус.

1.Дуслык чын булса,
Бер дә югалмый, бер дә таралмый
Булса якын дус.
Кайгыда ташламас,
Артыгын сорамас.
Шундый булса чып-чын була
Тугры дус.
2.Аерылырбыз һәм дуслашырбыз
Кешеләр сөйләр бары яхшы сүз.
Көн-төн дип әйтмичә,
Ярдәмгә ул килсә
Шундый булса чып-чын була,
Тугры дус.
3. Һәрвакытта да миңа ул килер
Дусларың өчен бар нәрсәгә түз.
Авыр минут җитсә, дустың очып килсә,
Шундый булса чып-чын була
Тугры дус.
 

 
 

Категория: Эшкәртмәләр | Добавил: Раушания
Просмотров: 2176 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү

Эзләү

Гимназиябез гимны

Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    Copyright MyCorp © 2024      Бесплатный хостинг uCoz