МБГББУ "Сарман гимназиясе" сайты
Бүлекләр

Бүлекчәләр
Эшкәртмәләр [28]
Гимназиябез газетасы [8]
Газеталар

Нәни -чат

Сораштыру
Безнең сайтка бәя куегыз
Всего ответов: 68

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Эшкәртмәләр

“Дус яшәү серләре”
[ Скачать с сервера (2.52 Mb) ] 06.02.2014, 08:24
Класс сәгате "Дус яшәү серләре”
Максат:чын дуслык,чын дуслар турында сөйләшү;татар халык мәкаль-
ләре белән танышу;бер-береңне хөрмәт итәргә,авыр чакта ярдәмләшергә  кирәклеген төшендерү.
Класс сәгате барышы:
Слайд1
-Исәнмесез,кунаклар,исәнмесез,тагын бер кат,кадерле балалар!”Дус яшәү серләре”исеме астындагы тәрбия сәгатебезне башлыйбыз.Бала-
лар,кунакларга,бер-берегезгә карап елмаик әле.Чөнки йөзебездәге ел
маюлар күңелләрне күтәрә,кәефне яхшырта.Бүгенге иртәдә сезнең кәефләрегез ничек икән,билгелик әле.Үзегезнең кәефегезгә туры килгән күбәләкне сайлап алыгыз.(Ачык һәм караңгы төстәге күбәләк-
ләр тәкъдим ителә)Тәрбия сәгате ахырына сезнең кәефләрегез үзгәрерме,юкмы,монысын соңрак күрербез.
    Бүген без сезнең белән дуслык турында сөйләшербез.Дуслык-дөнья
дагы иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе.Дуслары булган кешеләр ге-
нә бәхетле буладыр,минемчә.Ә сезнеңчә ничек икән?Сезнең фикерлә-
гезне ишетеп китәсе килә.Әйтегез әле,балалар,кем ул дус?----------------
Ә сезнең дусларыгыз бармы?----------
Кемнең бер дусты да юк?--------
Әйе,балалар,Һәркемнең дә дусты булырга тиеш,шулай булганда гына
яшәве күңелле,рәхәт була.Ә дус булу өчен дустыңны яратырга,хөрмәт
итергә,авыр чакта ярдәм кулын сузырга,дуслыкны сакларга омтылыр-
га кирәк.Бу турыда бик күп әкиятләрдә,хикәя-шигырьләрдә дә языла.
Балалар бакчасында,мәктәптә укыган әкиятләрне генә искә төшерик
әле,аларда нәкъ менә дуслык җепләренең никадәр ныклы булса,шул- кадәр яхшырак икәнлеге күрсәтелә.
Слайд 2
   Балалар,дуслар бары тик кешеләр арасыннан гына буламы?Хайван-
нар,җәнлекләр арасыннан да сезнең дусларыгыз юкмы?-------------------
Слайд 3
Балалар,ә минем сезнең кебек чакта йомшак уенчыгым –аю дустым бар иде.Мин аны кочаклап йоклый идем,әкиятләр сөйли идем.Өй эшлә
рен дә аңа сөйләп күрсәтә идем.Ә ул мине тыңлап ята иде,мәктәптән
кайтканымны көтеп тора иде.Ул дустым минем хәзер дә исән әле,ис-
керде инде,ләкин ул миңа һаман да бик кадерле.Менә шулай,уенчык-
лар белән дә дуслык булырга мөмкин,шулай бит?Сезнең дә шундый
дусларыгыз юкмы?------------------------
Сезнең дусларыгыз барлыгын без белдек,балалар,беләсезме,дуслык-
ның да үз дуслары була икән.Ышанмыйсызмы?Әйдәгез әле,”Дус-
лык дуслары”дигән уен уйнап алабыз,шунда минем сүзләремнең дөр-
реслегенә ышанырсыз.Моның өчен безгә группаларга берләшергә ки-
рәк.Мин сезгә кешеләр нинди булырга мөмкин,шул сыйфатлар языл-
ган карточкалар өләшәм,ә сез шуларны икегә аерырсыз:кайсылары яхшы-дуслыкның дуслары,ә кайсылары начар-дуслыкның дошманна-
ры.          (Группаларда эш)
Ягез әле,дуслык дуслары нинди сыйфатлар икән.
1 группадан ,----------------- ,укып кит әле .Рәхмәт.
2 группада нинди сүзләр икән,---------------,рәхим ит,укып күрсәт әле.
3 группдан,--------------,сез нинди сыйфатларны яхшы дип таптыгыз?
Балалар,ә артып калган сүзләр турында сез нәрсә әйтә аласыз?---------
-----,укып чык әле,сездә нинди сүзләр артып калды?Башка группада да
шул ук сүзләрме?---------
Алар турында нәрсә әйтә аласыз?----------------------
Әйе,балалар,бу сыйфатлар беркайчан да дуслык белән янәшә йөри
алмыйлар.Алар булган җирдә дуслык яши алмый.Рәхмәт урыннары-
гызга утырыгыз.
Слайд 4
Әйдәгез әле, балалар, тагын бер кат ул безгә кирәк булмаган сыйфатларны искә төшереп китик. Дус яшәргә теләсәк безгә бу гадәт-
ләрдән ерак торырга,үзебездә яхшыларын гына булдырырга кирәк.
    (Презентация буенча эш)
Ә хәзер,балалар,әйдәгез,бераз хыялланып,фантазияне эшкә җигеп ,дуслык турында сөйләшүебезне дәвам итик.
Слайд 5
Әгәр дә без аны күрә алсак,дуслык нинди төстә булыр иде икән?
Дуслыкны иснәп карап булса,исе нинди булыр иде икән?
Ашап карый алсак,тәме нинди булыр иде икән?
Әгәр тотып карый алсак,дуслык нинди булыр иде икән?
Әйе,балалар,мин дә шулай уйлыйм.Ул шундый йомшак булыр иде,
аны гел шулай кысып,яратасы гына килеп торыр иде.
 Балалар,элек-электән дуслык-бик кирәкле ,изге хисләрнең берсе бу-
лып саналган.Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр-мәкальләр әйтеп   калдырган.Без инде аларны дәресләрдә өйрәнеп киләбез.Бүген шу-
ларның дуслык турында булганнарын тагын бер кат искә төшереп
үтәрбез.Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм,ә сез-ахырын.Сөйләштек
ме?



Слайд 6 (Мәкальләр өстендә эш)
100 сум акчаң булганчы......(әйе,акча ул була да бетә,ә дуслар,дуслык
гомерлек
Дустың булмаса-эзлә......(Әйе,берьялгызың ,дусларсыз гына яшәве бик авыр.Син үзеңә дус табарга тиеш.Ә инде дустыңны югалтмау,сак-
лау-сезнең һәрберегезнең үз кулында.Игътибарлы.ярдәмчелчел,ыша-
нычлы булсагыз,дусларыгыз югалмас.
Кешенең иң зур байлыгы-...(Әйе,дусты күп булган кеше –иң бай кеше
Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар,кайгың булса,уртаклашалар,шатлыгыңны бүлешә алалар.
Дус-кайгыда.......(Бу яңа мәкаль,бәлки кемнеңдер ишеткәне бардыр.
Син кешенең дусты икән,шатлык килгәндә генә түгел,кайгы килгәндә
дә аның янында булырга тиеш.Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән,
ул чын дусмы?-----------Юк,ул башта ук чын дуслык булмаган.Чын дус
бервакытта да сине бәладә ташламый.Без моны үзебез белгән "Чын
дус”җыры аша да бик яхшы беләбез.Әйдәгез әле,җырны искә төшерик
тә,күмәк башкарып китик.Бер-беребезнең билләреннән тотыйк,без бит дуслар.
Слайд  7       "Чын дус "җырын күмәк башкару
Рәхмәт,балалар,бу җырда чын дусның нинди булырга тиешлеге бик яхшы аңлатыла.Балалар, кайвакытта без дустыбызның кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз.Бергә вакытта уйлап бетермибез,юкка да әйт




кәләшәбез,үпкәләшәбез,сугышып та алабыз.Бигрәк тә малайлар шул
лай булучан.Дустың синең яннан киткәч кенә аның никадәр якын булуын аңлыйбыз.Сезнең белән киләчәктә андый хәлләр булмасын
өчен,бер әкият карарга тәкъдим итәм.”Чукмар белән Тукмар”дип атала ул.Рәхим итеп карагыз. Мультфильм «Чукмар белән Тукмар”
Балалар,әкият буенча нәрсә әйтә аласыз,ул безне нәрсәгә өйрәтә?
    -------------------------------
Бу әкияттәге әби миңа бик ошады.Нинди акыллы әби булган ул,ачулан
мады,кыйнамады ул әтәчләрне,ә ничек итеп акылга утыртты?-------------  .Әйе,бер-берсеннән аерып куйды ул аларны.Шунда гына Чукмар белән Тукмарбер-берсенә бик кирәк ,якын икәнлекләрен аңладылар.Шулай итеп,әби акыл белән,үзе генә белгән кагыйдәләр бу
енча әтәчләрен дус булырга өйрәтте.
Барлык алда сөйләшкәннәрне берләштереп ,балала,р әйдәгез,без дә үзебезнең  дус яшәү серләрен, кагыйдәләрен төзеп  карыйк әле.Моның өчен һәр пар1 кагыйдә төзи.Дус яшәү өчен нәрсә әшләргә кирәк?(Парлар белэн эш).------------------------------------------
Балалар мин дә шундый ук кагыйдәләр төзеп алып килгән идем.Сезнекеләр белән чагышыр микән?Укып карыйк әле.
Слайд 8
Әлеге кагыйдәләрне мин сезгә бүләк итәм,сез аны бик кадерле бүләк
итеп саклагыз.Әгәр дуслыгыгыз җимерелә башлаганын ,дусларыгыз-
ның сездән ерагаюын сизсәгез,шушы кагыйдәләрне алып укыгыз.Бәл-
ки гаеп үзегездәдер.Сезгә үзегез өстендә эшләргә кирәктер.Кунаклар-
га да бүләк итим әле,аларга да кирәк булуы бар.



Бүләкләр дигәннән,балалар,сез дә бит үзегезенең дусларыгызга бүләкләр ясадыгыз,аны сер итеп сакладыгыз.Әйдәгез,бүген серләрне
ачыйк инде.Алдан әзерләнгән уенчыкларны  дусларыгызга бүләк итегез.
Слайд 9
Балалар,тәрбия сәгатебез ахырына кәефләрергез ничек?Начар якка
үзгәрмәдеме?Ничек инде ,дөньядагы иң матур сүзләрнең берсе-дус-
лык турында сөйләшик тә,кәефләребез дә начарайсын ди.Дуслык бит
ул бик серле,ул могҗизалар да ясарга сәләтле.Ягез әле,үзегезнең
кәефләрне белдергән күбәләкләрне менә шушы тартмага салыйк.Мог
җиза барлыкка килүенә ышанырбыз.Дустыгызга әйтәсе килгән иң ма
тур теләкләрне эчтән генә уйлый торыгыз.Уйладыгызмы?Ә хәзер барыбыз бергә тартмага таба өреп,теләкләрне җибәрәбез.
Слайд 10
Менә балалар,чын күңелдән әйтелгән теләкләрдән ,хәтта,күбәләкләр
дә терелде.
Бүгенге сөйләшүгә йомгак ясап,шуны әйтәсем килә:дустың бар икән-таянычың бар,дигән сүз.Зур хәзинәләрең,байлыкларың булып та,чын дустың булмаса,яшәүнең яме булмый.Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын,аларның кадерен белегез.Барыгызга да бик зур рәхмәт!



1 сыйныф җитәкчесе:1 категорияле башлангыч сыйныфлар
укытучысы һадиуллина Г.А.


Категория: Эшкәртмәләр | Добавил: Раушания
Просмотров: 3254 | Загрузок: 244 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 Travelernut  
0
The posts pretty appealing. Have a look at too my own webpage.

https://www.mistralbg.com/pochivki-turcia/kushadasa летни почивки в турция

ptmis+

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү

Эзләү

Гимназиябез гимны

Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    Copyright MyCorp © 2024      Бесплатный хостинг uCoz