МБГББУ "Сарман гимназиясе" сайты
Бүлекләр

Бүлекчәләр
Эшкәртмәләр [28]
Гимназиябез газетасы [8]
Газеталар

Нәни -чат

Сораштыру
Безнең сайтка бәя куегыз
Всего ответов: 68

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » Файлы » Эшкәртмәләр

Без,без, без идек...
08.02.2014, 09:13
Татарстан республикасы Сарман районы Сарман гимназиясенең югары категорияле  башлангыч сыйныфлар укытучысы Гайнемова Гөлсимә Биҗан кызының 2 б сыйныфында үткәргән сыйныф сәгате конспекты                                              
                         Тема:    « Без, без, без идек!» (Дуслык турында сөйләшәбез)
Максат:  1) Укучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң  мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү;
                 2) Матур яшәү өчен дуслаша белү сыйфатларын тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, экран, уен өчен аркан, чәчәкләр, таҗ яфраклары, ташлар, уенчык-йөрәк.
1.Сыйныф сәгатебезне башлыйбыз. Кәефегез ничек? Әйдәгез,  сезнең кәефкә туры килә торган музыка сайлыйк әле. Музыка кәефегезгә туры килсә, кул чабыгыз. Ә хәзер кәефегезне хәрәкәтләр белән дә күрсәтегез.
2.Ә хәзер тынычланабыз. Бик кирәкле темага сөйләшәсебез бар. Ничек тынычланабыз әле без?
Без,без, без идек
Без унике дус идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек – бал ашадык.
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык.
Кап та коп!
3. Эһә , менә  ... елмайды, хәзер аңа җәза бирәбез. Нишләсен? Җырлатабыз. "Елмаю” дигән  җырны җырласын.
4.Елмаюдан нэрсэ башлана? – Дуслык. Без сезнең белән менә шушы 13 кешелек зур гаиләдә яшибез. Безнең йортыбыз- менә шушы 2б сыйныфы бүлмәсе. Без сезнең белән сыйныф сәгатендә кешеләрнең  узара мөгаләмәсе,  дуслык  турында сөйләшербез. Без бүген сезнең белән тагын да дуслашырбыз дип өметләнәм.
 Ә хәзер бер-берегезгә карагыз, тагын бер кат дуслашыгыз.
5.Дуслыкның нәрсә икәнен ныклап аңлар өчен мин сезгә Сәяхәткә чыгарга тәкъдим  итәм . Юлда төрле авырлыклар очрый. Ә авырлыклар кешене сыный. Кемнең кем икәнен аңларга ярдәм итә. Ә юлыбыз гади булмаячак.Киттек!
Алдыбызда таш. Ә анда нәрсәдер язылган.Әйдәгез, укыйк эле.
Уңга барсаң – баерсың, сулга барсаң – Ялкаулар иленә эләгерсең, турыга барсаң – дуслар табарсың.
6.Барыбыз да турыга – дус эзләргә чыгып  китәбез! Менә беренче сынау: каршыбызда асылмалы күпер. Аста шаулап аккан тирән елга. Төшеп китсәң , чыгармын димә! Шушы күпердән чыгарга кирәк. Кулларны ычкындырырга ярамый. Синнән алда яки синнән артта килгән иптәшең төшеп китә күрмәсен.(Идәнгә салынган аркан буйлап баралар)
7.Менә бер аланга килеп чыктык. Ул "Шатлык” аланы дип атала. Без хәзер бу  аланда дуслар белән рәхәтләнеп уйнаячакбыз. Ләкин алан буш, монда нидер җитми.(Чәчәкләр) Әйдәгез чәчәкләр утыртабыз.
 " Парыңны тап” уены. Чәчәкнең  артына дуслык турында мәкальнең яртысы язылган. Икенче яртысын табып парлашырга кирәк. Сан куелган өлеше – мәкальнең башы.
Дус биткә карар, дошман аякка карар.
Дусларын онытканның үзен дә онытырлар.
 Дусың авырса, синдә ыңгыраш.
 Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
 Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсачы.       
  Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.
 Күп дус эзләгән дуссыз калыр.
Хәзер чәчәкләрне  "утыртабыз”.Менә нинди матур аланга әйләнде.
Тик менә монда бер чәчәкнең таҗ яфракларын усал җил очыртып алып киткән.Ул гади чәчәк түгел – әкияти чәчәк! Әйдәгез, аны терелтәбез. "Чәчәкне терелт” уены. Таҗ яфракларында кешедә була торган сыйфатлар язылган. Безгә шушуы сыйфатларның үзебездә яки дустыбызда булуын теләгәннәрен генә беркетергә кирәк. Тизрәк терелтик чәчәкне- аланыбыз тагын да матурланыр.Бу чәчәкне без "Дуслык” чәчәге дип атарбыз.
8.Дуслык турында мәкальләр сезне дуслаштырды, берләштерде. Ә менә әдәби әсәрләрдә, мультфильмнарда дуслык нинди геройларны берләштерде микән? Без хәзер сезнең белән "Кем белән кем дус?” дигән уен уйнаячакбыз. Әсәрләрдәге геройларның дусларын әйтергә кирәк.
Бала белән...(күбәләк)
Крокодил Гена белән ...(Чебурашка)
Буратино белән...(Мальвина)
Винни Пух белән ...( Пятачок)
Малыш белән ...(Карлсон)
Чип белән ...(Дейл)
Белоснежка белән ...(7 гном)
Гали белән...(кәҗә)
9.Сәяхәт вакытында без дуслык турында бик күп нәрсәләр белдек, элек белгәннәрен ныгыттык.Хәзер һәркемнең үз фикере барлыкка килгәндер, мөгаен. Дусны күз белән түгел, йөрәк белән сайлыйлар.Күз ул матурлыкка алдана ,ә йөрәкне алдап булмый. Менә хәзер сезнең йөрәк нәрсә әйтә микән? Шуны беләбез. "Йөрәк”не (йомшак уенчык-йөрәк) кулдан кулга йөртәбез.
"Дустың булса, шундый  булсын...” уены.Укытучы башлый. Дустың булса, шундый  булсын – сиңа ярдәм итсен, тик моның өчен бер нәрсә дә өмет итмәсен. Укучылар дәвам итә.
10.Сәяхәткә, экскурсияләргә чыккач без хәрәкәтле уеннар уйнарга яратабыз.Әйдәгез,хәзер уйнап алыйк. Түгәрәккә басабыз, музыкага  биибез. Музыка туктагач, пар табып,гәүдәнең укытучы әйткән өлеше белән дуслашабыз. Тик онытмагыз,һәрвакыт үзеңә яңа пар табарга кирәк.
  Кулга- кул (башлыйлар)- Дустыма җыры
 Маңгайга- маңгай – Полька
 Аркага- арка   - Ирланская
 Иңгә иң  - Пирожок
 Учка уч  - Гуми-моци
Дуслар белән уйнау күңелле дә ,рәхәт тә!
11. Сәяхәтебезне дәвам итәбез. Нинди матур юл! Тик сукмакта ташлар өеме.Юлны чистартырга,ташларны алып атарга кирәк. Тик алар гади ташлар түгел. Аларда язылган сорауга җавап бирсәң генә аларны алып атып була.
      - Дустыңның кәефе юк. Син нәрсә эшлисең?( 1 таш)
     - Синең урамга чыгасың килә, ә дустың кино карыйм,ди. Син ни эшлисең?(2 таш)
     - Уйнаганда дустыңның алдаганын күреп алдың. Син күрмәмешкә салышасыңмы, әллә бүтәнчә эшлисеңме?(3 таш)
     -Дустың мәсьәләне аңламаган. Син ни эшлисең, күчертәсеңме ,әллә ...(4 таш)
     - Син дустың белән ярышта катнаштың.Син 1 урынны, ә дустың иң соңгы урынны алды.Дустың күңелсезләнде. Аны тынычландыр һәм аңа матур сүзләр әйт.(5 таш)
Тиз генә ташларны алып аттык. Безгә нәрсә булышты? Дус булсаң, бергәләп эшләсәң бөтен эшне дә җиңеп була.
 Без сезнең белән озын,гомер буе бара торган Дуслык юлына чыктык. Курыкмыйча атлагыз, юлыгызда  тугрылык һәм яхшылык кына юлдаш булсын. Дусларыгыз күп булсын. Булган дусларыгызны югалтмагыз, кадерләрен белегез.
12. Дуслыкны нәрсә белән генә чагыштырмыйлар.
 - Ни өчен дуслыкны һава һәм кояш яктысы белән чагыштыралар?
 - Ни өчен иң яхшы дус ул әни?
- Укытучы сиңа дусмы?
13. Дустыңа бүләк бирү дә бик күңелле. Биргән буләгең дустыңа бик ошаса канәгатьләнү хисе кичерәсең. Минем дә сез дусларыма бүләк бирәсем килеп китте. Күзләрегезне йомыгыз,ә хәзер ачыгыз. (Видеофильм "Дуслар” күрсәтелә)
14. Сезнең дә кергән кунакларга , укытучыга бүләк бирәсегез килмиме? Җыр ул иң зур бүләк!("Чын дус” җырын җырлыйлар)
15.Чын якын дусларны кочаклыйсы, үбәсе дә килә әле ул кайчакта. Әйдәгез, без дә  бер-беребезне яратуыбызны белдереп  һавадан үбешү җибәрәбез- уен уйныйбыз. Мин сезгә сораулар бирәм. Сез ул сорауга уңай җавап бирсәгез – ике кулыгыз белән үбешү җибәрегез, риза булмасагыз тик утырыгыз.
-Сезгә сыйныф сәгате ошадымы?
- Күңелле булдымы?
-Дуслык турында тагын да күбрәк белдегезме?
- Безнең  сыйныфта дуслык тагын да ныгыды дип саныйсызмы? Димәк, без максатыбызга ирештек!
-Минем дә сезгә үбешү җибәрәсем килә. Укытучыга дә сорау бирәсегез килмиме?
16. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт!
                                     










                                  







                                Елмаю.
1.    Елмаюдан көннәр  яхшыра
 Елмаюдан салават күпере  чыга.
Елмай син һәркемгә яктырак,
Елмаерлар сиңа таба караучы да.
                                             Кушымта:    Шул вакытта болытлар кинәт бии башларлар,
                                                                     Һәм чикеркә скрипкасын тартып утырыр.
                                                                   Зәңгәр чишмәләр алар елганы тудыралар,
                                                                   Ә елмаю дуслыкны  гына тудырыр.
2.     Елмаюдан кояшлар чыга.
Елмаюдан салкын яңгырлар да туктый.
Караңгы урман да яктыра,
Кулларын чабып яшеллек белэн уйный.

3.    Елмаюдан җылырак булыр
Әкәм-төкәмгә һәм зур үскән филгә дә.
Җылылык белән дөнья тулыр.
Елмаюдан якты булыр бар җирдә дә.
                                       
                                    Чын дус.
        1.Дуслык чын булса бер дә югалмый
           Бер дә таралмый булса якын дус.
          Кайгыда ташламас, артыгын сорамас
         Шундый булса чып-чын була, тугры дус.
      
       2.Аерылырбыз һәм дуслашырбыз
         Кешеләр сөйләр бары яхшы сүз
        Көн-төн дип әйтмичә, ярдәмгә ул килсә
        Шундый булса чып-чын була, тугры дус.
     
      3.Һәрвакытта да миңа ул килер
        Дусларың өчен бар нәрсәгә түз.
        Авыр минут җитсә,дустың очып килсә
       Шундый булса чып-чын була, тугры дус.   Ля-ля-ля-ля-ля-ля!

Категория: Эшкәртмәләр | Добавил: Раушания
Просмотров: 1194 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү

Эзләү

Гимназиябез гимны

Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    Copyright MyCorp © 2024      Бесплатный хостинг uCoz