МБГББУ "Сарман гимназиясе" сайты
Бүлекләр

Нәни -чат

Сораштыру
Безнең сайтка бәя куегыз
Всего ответов: 68

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

1977 нче елда Сарман үзәгендә 320 урынга исәпләнгән  икенче номерлы Сарман урта  мәктәбе  ачыла.  Ноябрь аеннан  инде 35 кешелек педагогик  коллектив укыту- тәрбия эшенә керешә. Әлеге уку йортының беренче  директоры булып  Шәрифуллина Мәүлидә Сибгатулловна билгеләнә.  Ул 1977-2005 нче елларда мәктәпне җитәкли. 1982 нче елда  мәктәпкә өстәп ике катлы янкорма –интернат төзелә. Ул якын-тирәдәге укучыларга интернатта яшәп укырга мөмкинлек бирә. 1986 нчы елда мәктәпнең икенче янкормасы пәйда була. 1992 нче елда мәктәбебез, районда беренчеләрдән булып,  яңа төрле укыту алымнары белән эшли торган гимназия статусы ала. 2005 нче елдан директорлык  эстафетасын Исмәгыйлев Тәлгать Хәниф улы дәвам итә. 2009 нчы елның 25 нче январеннан бу җаваплы вазифаны Газимова Лилия Рәис кызы дәвам итә. 2016 елның август аеннан гимназиябезнең директоры итеп Шамилова Ләйсән Хәниф кызы билгеләнә. Гимназиябез "Өстенлек мәктәбе" статусына ия булган мәктәпләрнең берсе. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда укытучылар бик теләп сингапур структураларын кулланалар. Сарман гимназиясе - ПНПО кысаларында гран откан мәктәп.  Бүгенге көндә анда 544 укучы белем ала. Гимназиягә якын-тирә авыллардан да (Әхмәт, Каташ Каран, Янурыс, Дими Тарлау, Петровка, Әлмәт, Кәүҗияк, Рангазар, Петрова БК, Мортамак, Морбаш) укучылар килеп укыйлар. Аларны махсус җиһазландырылган автобуслар йөртә.
 
Керү

Эзләү

Гимназиябез гимны

Календарь
«  Март 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Язмалар архивы

Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    Copyright MyCorp © 2024      Бесплатный хостинг uCoz