МБГББУ "Сарман гимназиясе" сайты
Бүлекләр

Нәни -чат

Сораштыру
Безнең сайтка бәя куегыз
Всего ответов: 66

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » 2014 » Октябрь » 2 » Һөнәри бәйрәмебез белән!
20:01
Һөнәри бәйрәмебез белән!

Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән котлыйм! Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз  балаларга сәләтләрен  ачарга ярдәм итә. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар – алар да шул исәптә зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел, ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк! Укучылар белән эшләүдән канәгатьлек алу өчен актив тормыш алып баручы һәм балаларны яратучы иҗади шәхес булу зарур. Татарстан укытучыларының җәмгыять бу мөһим һөнәр алдына куйган иң катгый таләпләргә туры килүенә ышанам. Безнең барлык укытучыда да инновацион эзләүгә, профессиональ амбициягә омтылыш бар, алар бар яңалыкка да ачык, ә бу  мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрүдә әһәмиятле. Мәктәптә үткәргән һәр көнебез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан укытучыларын онытмасын! Бу безнең хезмәтегез өчен иң югары бәя!

Просмотров: 97 | Добавил: Раушания | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү

Эзләү

Гимназиябез гимны

Календарь
«  Октябрь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Язмалар архивы

Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    Copyright MyCorp © 2017      Бесплатный хостинг uCoz