МБГББУ "Сарман гимназиясе" сайты
Бүлекләр

Нәни -чат

Сораштыру
Безнең сайтка бәя куегыз
Всего ответов: 66

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » 2015 » Сентябрь » 4 » Мәктәбем, ач ишегең!
19:50
Мәктәбем, ач ишегең!

Сарман районының үзәгендә урнашкан "Сарман гимназиясе" быел янәдән 1 нче сентябрь көнне  үзенең укучыларына ишекләрен ачты - яңа уку елы башланды. Белем бәйрәменә гимназиябез коллективы зур сөенечләр белән килде. Беренчедән, узган уку елында гимназиябезнең барлык укучылары да кулларына өлгергәнлек аттестаты алу бәхетенә ия булдылар. Икенчедән, гимназиябезнең БДИ нәтиҗәләре районыбызда иң югары  булды. Өченчедән, "Сарман гимназиясе" иң яхшы 100 мәктәп исемлегенә кертелде. Әлеге күрсәткечләр гимназия коллективына да,  администрациягә дә  көч өсти, зур максатлар куя. Быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән 59 1 нче сыйныф укучысы да, әле яңа гына гимназиябезгә төрле авыллардан, шәһәрләрдә килгән яңа укучыларыбыз да безнең коллективыбызны тулыландырып кына калмыйлар, ә киләчәккә өмет тә өстиләр. Акыллы, тәрбияле, тырыш балалар булып үссенннәр иде алар. Укытучыларның хезмәтләрен бары тик баланың белеме һәм аның кешелеклелек сыйфатлары гына билгели бит. Шуның өчен һәм укытучыларга, һәм укучыларга да түземлелек, үҗәтлек теләп калабыз. Яңа уку елы тагы зуррак уңышлар алып килсен иде.

Просмотров: 113 | Добавил: Раушания | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү

Эзләү

Гимназиябез гимны

Календарь
«  Сентябрь 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930

Язмалар архивы

Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    Copyright MyCorp © 2017      Бесплатный хостинг uCoz