МБГББУ "Сарман гимназиясе" сайты
Бүлекләр

Нәни -чат

Сораштыру
Безнең сайтка бәя куегыз
Всего ответов: 66

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » 2016 » Октябрь » 4 » Казанга сәяхәт
12:35
Казанга сәяхәт

Сарман гимназиясенең профсоюз комитеты  укытучыларның һәм мәктәп хезмәткәрләренең ялларын күңелле итеп оештыру өчен төрледән-төрле чараларны уздырып тора. Рәмилә Шиһапова, Эльвира Минһаҗева, Гөлнара Һадиуллина, Алсу Гыйниятуллина, Эльвир Шакиров, Гөлия Арслановалар ярдәме белән үткәрелгән чаралар укытучыларыбызның хәтерендә озак саклана. Профсоюз әгъзалары кызыклы бәйрәм кичәләре дә үткәрә, төрле шәһәрләргә экскурсияләр дә оештыралар.  Алдагы елларда Болгар, Биләр шәһәрләренә  барган булсак, быел инде укытучылар көне уңаеннан Казан шәһәрендәге К.Тинчурин театрында  булып кайттык. Безнең игътибарга Х.Вахитның “Кияүләр” исемле музыкаль комедиясе күрсәтелде. Экскурсиягэ баручылар бик канәгать калдылар. Артистларның уйнавы, чыннан да, күңелгә рәхәтлек, җанга шифа бирде. Шуның белән беррәтттән без әле республика күләмендә бүген иң актуаль проблемаларның берсе булган акциядә дә катнашырга өлгердек. Шәһәрнең Бауман урамында Казан шәһәренең сурәтләрен акча купюраларында төшерү өчен оештырылган чарада актив катнашып, тавышларыбызны биреп кайттык. Алдынгы технологияләрне беренчеләрдән булып кертеп барган Сарман гимназиясе бу юлы да сынатмады: көн кадагындагы мәсьәләгә дә үз өлешен кертте. Форсаттан файдаланып мин дә үз чиратымда коллегаларымны якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Тынгысыз, ләкин кирәкле хезмәтебез дөрес бәяләнсен иде, сау-сәламәт булып, башкарган эшебезнең нәтиҗәсен күрергә язсын иде дигән теләктә калам.

Просмотров: 44 | Добавил: Раушания | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү

Эзләү

Гимназиябез гимны

Календарь
«  Октябрь 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Язмалар архивы

Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    Copyright MyCorp © 2017      Бесплатный хостинг uCoz