МБГББУ "Сарман гимназиясе" сайты
Бүлекләр

Нәни -чат

Сораштыру
Безнең сайтка бәя куегыз
Всего ответов: 66

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Главная » 2015 » Август » 31 » 2014-2015 нче уку елына йомгак ясап
16:37
2014-2015 нче уку елына йомгак ясап

Яшь буынны тормышка әзерләү, аңа сыйфатлы белем бирү мәгариф алдына куелган яңа максат түгел. Мәктәп һәрдаим укучысына яхшы белем бирергә тырышты. Заман үзгүрешләре бары тик дәүлүт һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан мәгарифкә булган карашына һәм таләпләренә генә кагыла. Һәм бу иң элек мәктәп алдына хәзергесе куелган төп максатта чагылыш таба: яшь буынга, баланың теләкләрен истә тотып, яңа стандартларга җавап бирә торган, конкуренциягә сәләтле, сыйфатлы белем бирү. Сарман гимназиясе республика мәгариф системасында русчалатып әйткәндә “Школы повышенного уровня”лар рәтендә торса да, районыбызның башка мәктәпләре сыман ук гади территориаль мәктәп. Димәк, без территориягә кергән, ә урын калган очракта, башка территориядә яшәүче балаларның да әти-әниләреннән кергән гаризалар нигзендә һәр баланы укырга алабыз. Шул исәптән педколлективка гимназиянең абруе өчен генә түгел, республикакүләм атаклы шәһәр гимназияләре һәм лицейлары белән беррәттән статусны да яклап калыр өчен икеләтә-өчләтә тырышырга туры килә.Укытучылардан әйтеп бетергесез зур җавапчылыкны сорый. Заман таләбе нигезендә Сарман гимназиясе районда беренчеләрдән булып яңа федераль  дәүләт белем стандартларына күчте. Стандартларның юнәлеше уйлый белә торган, мөстәкыйль, инициативалы, актив шәхес тәрбияләү. Балага әзер мәгълүмат ташкынының җиткерү генә түгел, аларны белемне мөстәкыйль үзләштерә, тәртипкә сала һәм гамәлдә файдалана белергә өйрәтү мөһим. Кече сыйныф укучылары да команда белән эшли белергә, ягъни социальләшү процессын җитди үзләштергән булырга тиеш.Гимназиябез бу максатларны ПНШ “Перспектив башлангыч мәктәп” программасы нигезендә  тормышка ашыра. Төп программаны укытуда яңа стандартларны сынап карау йөзеннән пилот пректы буенча узган уку елындагы 5 сыйныфларны укыттык.Яңа стандартларга кереп китәргә,шулай ук укытучының методик алымнарын баетуда гимназиябез республика куләм 54 өстенле мәктәп эченә керуе дә булышлык итте дип уйлыйм. Стандарт укыту алымнары замана укучысына туры килми.Аңа актив,эшлекле,устерешле методик алымнар зарури.Өстенлекле мәктәп буларак,безнең укытучылар дәресләрдә яңа методиклар,укыту структуралары,критик фикерләүне устерү алымнары кулланалар. Озак еллар формалашкан кануннардан китү,яңаны өйрәнү,укытучыларга ,әлбәттә, җиңел түгел,әкияттәгечә тиз һәм 100% яхшы да чыкмый. Ләкин без тырышабыз. Educare компаниясе тренерлары тарафыннан методик коучинглар вакытында укытучыларыбызнын дәресләре югары  бәяләнде.Параллель рәвештә туплаган тәҗрибәбезне бик теләп район укытучылары белән дә уртаклашабыз. Бар предметтан да диярлек методик семинарлар үткәрдек. Гимназиябез шулай ук татар телен һәм әдәбиятын укытуда район буенча ресурс үзәге буларак,мөгаллим һәм мөгаллимәләр очен бүгенге мәгариф өлкэсендэге яңалыкларга, инновацион укыту алымнарын куллануга багышланган махсус семинарлар үткәреп, эш тәҗрибәсе белән һәрвакыт уртаклашып тора.Шуны да әйтергә кирәк: берничә ел гимназиябездә татар әдәбиятын һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү сыйныфлары эшләп килә. Нәтиҗәләргә килгәндә, татар теле һәм әдәбият буенча гына да республика һәм бөтенроссия буенча игълан ителгән фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм бәйгеләрдә узган уку елында 97 укучыбыз катнашып,18-е җиңү,27-е призер һэм лауреат исемнәрен яулады.Предмет олимпиадаларында татар теле һәм әдәбият буенча районда 3 җиңүебез һәм 3 призлы урыныбыз бар. Бигрәк тә сөендергэне Татарстан тарихыннан  республикакүләм олимпиядасында 10 сыйныф укучыбыз Айсылу Нигмәтҗәнованың 1 урын алып катуы булды. Җыеп әйткәндә,укучыларыбыз рус теленә дә,татар телен дә 1 дәрәҗәдә камил үзләштерәләр.Соңгы елларда үзалдыбызга максат итеп инглиз телен дә үстерүне куябыз. Предпрофиль һәм профориентациягә дә гимназия әһәмият бирә. 9-нчы сыйныфлыларга 17 сәгать күләмендә “ Профессиональ юнәлешләр” исемендәге эллектив курс керә. Анын кысаларында укучылар төрле профессияләр белән таныша, Сарман предпреятияләренә экскурсияләргә йөри, психологик тестлар ярдәмендә үзенең алдагы тормышын планлаштырырга тырыша. Әлеге курсыбызнны камилләштерү өстендә эшлисебез бар эле. 10 сыйныфка 51 чыгарылыш укучыбызнын 21 генә килде (41%) дигән сүз. Төп тәлапләрнең берсе: мәҗбүри 2 имтихан янына тагын 1-не сайлау һәм уңышлы бирү иде. Нәтиҗәдә: 2 сыйныф формалаштырдык : социаль-гуманитар ( үзебезнең соңгы елларда эшләп килгән профилҗ : ул  рус телен һәм җәмгыять белемен үстерүгә юнәлтелгән ) һәм быелдан естественно-математический профиль бик популяр. Анда математика, физика фәннәре тирәнтен өйрәнеләчәк.  Белем сыйфатын бәяләүче чара булып дәүләтнең йомгаклау аттестациясе тора. Әйе, аны бердән – бер дип атамасак та, мәктәпләргә бәя биргәндә төп күрсәткеч булып әлегә шул тора. Өлкән сыйныфларда укытуны профилле рәвештә алып бару, шулай ук соңгы сыйныфта мөмкин кадәр укучыларны индивидуаль уку карталарына күчерү дә яхшы нәтиҗәләр бирә. 1 ел төшеп торганнан соң, быел 2011, 2012, 2013 елгы нәтиҗәләребез кебек үк гимназиябез бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсендә районда 1 урында. Шулай ук республикакүләм “100 иң яхшы мәктәп” исемлегенә кереп,авыл мәктәпләре арасында 17-е урынны алып тора. 9 укучыбыз Рәссәйнең “Укыдагы казанышлары медаленә лаек булды, шуның 3-е (Кашапова Алинә, Рафиков Динар,Нуриәхмәтова Фәридәләр) республика медаленә дә лаек бу Рус теленнән 34 укучыдан 11-нең күрсәткече 80 баллдан югарыдан булды. Математикадан уртача күрсәткечләребез республиканыкыннан 12,6 баллга югарырак. Нәтиҗәдә 80% укучыбыз югары уку йортларына бюджет урыннарга керделәр. Әлбәттә,болар барсы коллективның бердәм эшләве, бер кадакка кагуы. Методик эшне дөрес итеп оештыручы директор урынбасары Әлфия Кашапова , тәрбия эшен эзлекле рәвешле әйдәп баручы Ләйсән Латипова,укыту процессын төзүче Эльвир Шакировлар җитәкчелегендэ 24 югары категорияле, 23-1 категорияле укытучы эшли. Тәҗрибәле укытучылар янәшәсендә перспектив  яшь укытучыларыбыз да бар: инглиз телчесе Эльза Сахапова,рус телчесе Гөлшат Фәрхетдинова, информатикадан институт эскәмиясеннән бездә калган Айгөл Сабитовалар шундыйлардан. БДИ күрсәткечләре республиканын уртача күрсәткеченнән зуррак булган укытучыларыбыз Сания Абдуллина, Гөлгенә Гыйльфанова, рус теленнән Гөлназ Хабибуллина, Альфинур Юнысова, Фәйрүзә Гыймазова, физикадан һәрелдагыча Әския Мөхетдинова, тарих һәм җәмгыять белеменнән Әлфия Кашапова һәм Вәсил Ихсанов, биологиядән Ләйсан Шамилова һәм химиядән Венера Галялиевалар. Араларында Россия һәм республика грантларына булучылар күп. Гимназиянең укыту киңлегендә сәләтле балалар белән эш аерым урын алып тора.Мәктәбебез дәресләрдән соң да тулы тормыш белән яши. Укучылар, укытучылар бергәләп бәйгеләргә, фәнни-гамәли конференцияләргә, олимпиадаларга әзерләнә. Шуңа бу өлкәдә уңышларыбыз бик күп. Ләкин алда яулыйсы үрләр дә җитәрлек. Республикада урыннар алу соңгы вакытларда юк иде,Айсылуыбыз канатландырды.
Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, иҗадилык алып килсен. Барыгызга да сәламәтлек телим. Уңышлар сезгә!

Просмотров: 171 | Добавил: Раушания | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү

Эзләү

Гимназиябез гимны

Календарь
«  Август 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31

Язмалар архивы

Сайтның дуслары
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Белем җәүһәрләре Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

    Copyright MyCorp © 2018      Бесплатный хостинг uCoz